erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

“Щит России” медиафорумы: яңа тәҗрибә, профессиональ журналистлар белән очрашулар, тарихи урыннар буенча сәяхәт

Пермь шәһәре быел да журналистларны «Щит России» дип исемләнгән медиафорумына җыйды. Бу – журналистлар ел буе көтеп ала торган зур вакыйга.

Әлеге форумга илебезнең төрле почмакларыннан каләм һәм сүз осталары җыелды. Форумның финалына үтер өченкатнашучыларга, иң мөһиме,башкалардан аерылып торган, уникаль проект булдырырга кирәк иде. «Щит России» быел инде 28 нче тапкыр үткәрелде.

Форумны Пермь өлкәсе губернаторы – Дмитрий Махонин ачып җибәрде. Тантаналы ачыш вакытында залда сугыш ветераннары һәм махсус хәрби операция катнашучылары да бар иде.Быелгы конкурска 75 төбәктән 900дән артык эш килеп ирешкән. Жюри әгъзаларыкатнашучылар санының ел саен даими үсүен билгеләп үтте. 

Дүрт көн дәвам иткән медиафорум программасы яңа ачышларга, кызыклы мәгълүматларгабик бай иде.Традиция буларак, беренче көнне катнашучылар өчен Пермь шәһәре буенча экскурсия оештырылды. Шулай ук, башка еллардан үзенчәлекле буларак,финалистларны Соликамск һәм Усолье шәһәрләренә алып бардылар. Бу шәһәрләрдә катнашучыларга элекеге вакытта ничек тоз чыгарганнарын, Строгановлар династиясе бу эшкә никадәр өлеш керткәннәре, ул вакытта тозның чыннан да кыйммәтле ресурс булганын турында сөйләделәр. Без, катнашучылар, күпме тарих сакланган җирләрне үз күзебез белән күрә алдык.

Форум кысаларында бик кызыклы һәм кирәкле мастер-класслар оештырылды. М.В. Ломоносов исемендәге МГУ журналистика факультетының фотожурналистика һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары технологияләре кафедрасы мөдире – Олег Бакулин,сугыш вакытында фотографлар ничек эшләгәннәре, фотосурәтләр ясаганнары турында сөйләде. Шулай ук, мастер-класста утыручы һәр журналистка Бөек ватан сугышы вакытында чыккан газеталарны тотып, укып карарга мөмкинлек бирелде. Ә инде «Вести FM» радиостанциясенең мөхбире – Владимир Аверин интервью алу серләре белән бүлеште. Журналистлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, хәрби хезмәткәрләр белән интервьюга ничек әзерләнергә кирәклеге турында киңәшләр бирделәр. Хәрби хәбәрче Вдовин Григорий хәзерге вакытта махус хәрби операция кырларында журналистларның эшчәнлеге турында сөйләде. Үзенең тәҗрибәсе белән: нинди темаларны һәм ничек яктырта, кайларда эшли – форум катнашучылары белән бүлеште. “История” телеканалының баш мөхәррире Денисов Алексей тарихидокументальфильмнарны төшерү серләрен сөйләде.

Форумның тантаналы ябылу церемониясендә төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр һәм лауреатларны бүләкләү үтте. Медиафорумны оештыручылар, танылган журналистлар һәм хәрби корреспондентлар җиңүчеләрне котладылар. Форум нәтиҗәләре буенча 4 проект иң яхшы дип табылды, 20 эш авторы җиңүче исеменә лаек булды, ә 40тан артык эш лауреат исемен алды. Шушындый Россиякүләм медиафорумда барысы 4 балалар телестудиясе финалга үткән, без дә шулар рәтендә.БезнеңАрча “Нур” балалар телестудиясе «Чит аналар булмый» фильмы өчен дипломант исеменә лаек булды. Бу фильмда без районыбызның ике көчле рухлы хатын-кызы турында сөйләдек. Алар – Гөлфия Мәгъсүмова һәм Тәнзилә Вәлиева – махсус хәрби операция зонасына үзләре барып, безнең сакчыларыбызга инде ничә мәртәбә гуманитар ярдәм тапшыручылар.

Әлеге форумның төп темасы – туган якка карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек. Шушындый, чыннан да әһәмиятле булган форумның нәкъ менә Пермь шәһәрендә узуын катнашучы журналистлар бик мөһим дип санауларын белдерделәр. «Щит России» медиафорумы – журналистлар өчен яңа мөмкинлекләр ачучы, иҗади көчләрен үстерүгә ярдәм итүче зур мәйдан.

Алинә Ганеева, «Нур» балалар телестудиясе укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев