4 декабрьдә Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге кысаларында сыйныфташларга ярдәм итү һәм кайгыртуга юнәлдерелгән чара үткәрелде.
Игътибар үзәгендә гаҗәеп әдәпле, тыйнак 7нче сыйныф укучысы Сөмбел Галиуллина иде. Сыйныфташлары аны бик яраталар, һәрвакыт булышырга торалар.
Әлеге чара ахырында укучылар бергәләп рәсемнәр ясадылар, Сөмбелгә үзләре әзерләгән бүләкләр тапшырдылар. Һәркемгә рәхәт, балалар шат, күңелләре күтәренке.
Мондый чаралар балаларны мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтә. 7Б сыйныф укучыларына, сыйныф җитәкчесе Гөлсирә Гыйльметдиновага рәхмәт!
Лилия Җиһангирова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев