erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Тамырлар

Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев яза.

                                            Тамырлар

      “Тамырлар” кантатасын карап кайттык. Камал театры бинасында. 2 сәгатькә сузылган тамашаның музыкасын якташыбыз, Арчада яшәүче композитор Роза Мөхетдинова язган. Нинди горурлык!!! Башыннан ахырына кадәр күңелләрне шул олы хис биләп тора. Менә нинди талантыбыз, югары дәрәҗәдәге һөнәри кешебез бар бит безнең. Аллаһ аңа гомер һәм саулык бирсен.

      Кантата шигырь һәм музыкадан торган,  тарихны чагылдырган бербөтен композиция. Шигырьләр, поэмалар Җәүдәт Сөләймановныкы. Сәхнәдә тамаша буена берьюлы  йөздән артык кеше. Оркестр, хор, ансамбльләр һәм аерым башкаручылар. Бөтен бу гамәлгә дирижер Рөстәм  Абязов җитәкчелек итә. Шигырь һәм җыр аралашып бара. Сәхнәдән берәү дә китми һәм берәү дә сәхнәгә чыкмый. Һәм шулай ике сәгать.

      Эчтәлеккә килгәндә, тамашачыны татар тарихы чолгап ала. Безнең тамырларыбыз кайдан, кем ул татар, нинди ул татар? Башта күз алдына җил килә. Болгар җирендә җил уйный, улый, себерә, вакыты белән котырына, вакыты белән талгын гына кала.  Аннан күз алдына атлар килә. Тояк тавышларын ишеткән кебек булабыз. Нинди татар тарихы инде ул атсыз!?  Шуннан чишмә челтерәве. Болгарның изге чишмәләре. Кирәк бит музыкада шулай оста итеп бирергә. Иң тирәндәге хисләрне уята чишмә тавышы. 

      1100 ел элек бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Кантата безне шул тарихи чорга алып кереп китә. Гарәп һәм фарсы дин әһелләрен ишеткән кебек  булабыз. Алар безнең җиребезгә ислам таратырга килделәр. Бу халкыбыз тормышында революциягә тиң иде. Аннан музыка безне борынгы Биләргә күчерә. Урта гасырларда татарның бу шәһәре Париждан да зур булган. Биләр базарын музыка белән ничек бирергә? Әлбәттә, төрле ритмнар, төрлелек белән. Кемдер сата, кемдер ала, кем сәяси темаларга сөйләшә, кем алдый, кем алдана. Базар бит бу. Европаның иң зур базары!

      Шагыйрь  монгол сүзен кулланмый. Әмма афәтнең коточкыч икәне масштаблана. Илгә олы бәла килә. Җимерүләр,янгын. Ирләр егылып беткәч хатын-кыз кулына корал ала. Дошман җиңә, ил хәрәбалар хәленә кала.  Халкыбыз бик авыр чорны кичерә, әмма бирешми, яңа шартларда яшәүне дәвам итә. Без исән, без бүген дә яшибез. Үткәнебезне хәтерлибез, димәк, киләчәгебез дә бар. Үзен татар дип санаган һәр кеше бу тамашаны барып үз күзләре белән күрергә тиеш.

      Шундый уйлар үтә баштан кантатаны тыңлаганда. Танылган артистларыбыз Рабит Батулла, Гөлзада Сафиуллина, Резеда Галимова, Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша, Алсу-Фәридә дуэты, яшь Роберт Миннуллин музыкаль эчтәлекне аңларга нәфис сүз белән ярдәм итүчеләр. Аларның башкару осталыгына сокланырга гына кала.

      Г.Тукай исемендәге Арча педагогия  көллиятенең 22 кешедән торган укытучылар төркеме директорыбыз Гарипова Гөлнара Фидаил кызы җитәкчелегендә тамырларыбызны барлап әлеге кичәгә хозурланып кайтты. Роза Мөхетдинова Арча педколледжында музыка укытучысы булып эшләгән кеше. Аның уңышлары бөтен коллектив өчен олы сөенеч. Афәрин диясе килә, бары тик “Афәрин”!

                                                                                       Дамир Таҗиев, Әлифба музее җитәкчесе  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре