Туган авылым чишмәләре
Чишмәләрне чистарту,төзекләндерү һәм кадерләп тоту – саваплы эш. Әгәр чишмәләргә игътибар булмаса,алар әкренләп юкка чыгарга да мөмкин.Чишмәләр элек-электән кешелеккә иң кирәк булган кадерле су чыганагы гына түгел,авылның яме һәм йөзе дә ул.
Туган авылыбыз Түбән Аты - үз йөзен югалтмаган,үз чишмәләре булган матур татар авылларының берсе.Авылымда хезмәт сөючән,ачык йөзле,ярдәмчел кешеләр яши. Читтә яшәүче авылдашларыбызның күбесе чишмәләрне сагынып кайта,аларның саф суын эчеп сагыну сагышларын баса.
Элек-электән авылыбыздагы изге күңелле кешеләр чишмәләрне даими карап,төзекләндереп торганнар.Яшәеш һәм сәламәтлек чыганагы булган Иске Йорт,Улаклы,Сибгат,Канифә,Изгеләр,Тал асты,Өч улаклы,Әлки,Әлмәки дип аталган чишмәләр авылыбызны ямьләп,җырлап акканнар.Дөрес,ул чишмәләрнең кайберләре инде еллар узу белән күмелгән инде.Мәсәлән,Өч улаклы,Канифә чишмәләре шундыйлардан.Өлкән авылдашларыбыз хәтерендә,телендә исемнәре генә сакланып калган. Ә калган чишмәләрне авыл халкы кадерләп саклап яши,аларны төзекләндерүгә зур игътибар бирә.
Шундый игелекле гаиләләрнең берсе- Кадыйровлар гаиләсе. Быел Иске Йорт чишмәсен ялт иттереп төзекләндереп куйдылар.Бу чишмәне,иң өлкән авылдашыбыз Мәдинә әби әйтүенчә, соңрак Саз чишмәсе дип тә йөрткәннәр.Өч бертуган ир-егетләр Илшат,Ришат,Зөлфәт абыйлар башлап җибәргәч,башка авылдашларыбыз да берләшеп чишмәне матурлап куйдылар.Без,укучылар, бу эшне хуплап алдык:чишмә тирәсен җыештырдык,гөлләр-чәчәкләр утырттык,чишмәнең тарихы белән кызыксындык.Аннары,бергәләп,туган авылыбызны яратып, бәйрәм итеп алдык.
Авылыбызга кайтып кергәндә һәркемне ямьле Самавыр, Иске Йорт чишмәләре челтерәп көлеп каршы алалар,хәерле юл теләп озатып калалар.Саф чишмә суы авыз итүчеләргә сихәт бирә,көч өсти.
Булдыклы,кече күңелле авылдашларыма нык сәламәтлек,эшләрендә уңышлар,гаилә бәхете,ил-көннәребезгә тынычлык телим.Игелекле эшләре өчен барлык авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм,яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын диеп телим.
Әхмәтвәлиева Азалия,
Арча районы Түбән Аты төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев