erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Тукай әкиятләре буыннар арасында: Яңа Кенәрдә күңелле очрашу

2026 ел тарихый вакыйгаларга бай ел

Башкалар белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 яшь тулу уңаеннан һәрбер мәгариф, мәдәният оешмалары махсус план буенча эшлиләр. Яңа Кенәр Мәдәният Йорты да аерым план төзеп уңышлы эш алып бара. Ел башыннан яшүсмерләр белән өлкән буын кешеләрен берләштереп төрле чаралар уздыра.

Мәдәният йортында “Сабыйга Тукай әкиятләре” исеме астында бик күңелле чара үтте. Урта мәктәпнең 1 сыйныф укучылары әкият сөйләүчеләр белән очрашты. Өлкән буын кешеләре Сабиров Габдельбар ага һәм Хакимова Даимә ханым Габдулла Тукайның  әкиятләрен укыдылар. Укучылар шундый кызыксынып тыңлап утырдылар, әби белән бабай оныкларына укыган шикелле тоелды.  

Габдельбар ага белән Даимә ханым үзләре сәхнәдә күп еллар спектакль куюда катнашкан шәхесләр. Алар төрле тавышлар белән укыгач балалар чын күңелләреннән көлеп утырдылар. Алар әкият генә укымадылар, авыр тормыш турында да сөйләделәр, балачак вакытларын искә алдылар. Шуннан үткән заман уеннарын искә алып балалар белән бергә уйнадылар. Бирелгән вакыт бик күңелле үтте.  Балаларга гына түгел әби-бабайга да бик ошады бу очрашу. Буыннар челтәре гел шулай нык булсын иде...

Яңа Кенәр Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Люция Әхмәтгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев