erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Тукай эзләре буйлап...

Үрнәк җирлегенэ кергән авыллардан бер төркем ветераннар, пенсионерлар белән район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия, Үрнәк җирлеге буенча ветераннар советы оешмасы җитәкчеләре Кәлимуллина Роза, Фатыйхов Равил җитәкчелегендә Кушлавыч - Әтнэ - Яңа Кырлай маршруты буенча театральләшкэн тур оештырылды.

 Сәяхәтебез тулысынча бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган иде. Юлыбыз Кушлавыч авылындагы Тукай музее белән танышудан башланды. Әтнэ драма театры Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланган тамаша курсәтте. Яңа Кырлайга кайтып, төшке аш ашагач, музей белән танышып, истәлеккә фотога төшкәннэн соң, Сәгьди абзый йортына бардык. Кечкенә Габдулла йөргэн юллардан уздык. Сәяхәтебез файдалы, кызыклы, мавыктыргыч булды. Тукай турында белгәннәребезне искә төшереп, ныгытып, аның тормыш юлы турында  тагын да яңа мәгьлумәтләр белеп кайттык. Безне шулай оештырып алып баручыларга, музей хезмәткәрләренә, Әтнә драма театрына  зур рәхмәт. Барыбыз да канәгать булып, мондый күңелле очрашулар килэчәктә  дә оештырылсын иде  дигән теләк белән таралыштык.                                    

Дания Фәхриева, Кече Төрнәле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев