erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Тукай яши безнең күңелләрдә

Бүген Тукай туган көн.

"Тукай яши безнең күңелләрдә" (Әдәби-музыкаль кичә)

              Исеме һәм иҗаты белән татар әдәбияты тарихында, иң олы урын алган, әдәбият күгендә иң якты йолдыз булып янган Габдулла Тукай милләтебезнең горурлыгы булып тора. Сөекле шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты белән балалар күп вакыт балалар бакчасында танышалар.

              "Кәче балалар бакчасында" 24 апрель көнне "Тукай яши безнең күңелләрдә"  дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

          Бакчабызда кунаклар да куп булды,  алар арасында: балаларның әбиләре, дәү әниләре, авыл китапханәчесе  Закирова Айсылу  һәм 4 сыйныф укучылары үзләренең класс җитәкчеләре Эльмира Госман кызы белән.

          Тәрбияче Җәләлетдинова Ф.Ф. әдәби кичәне Тукайның "Милли моңнар" әсәре белән таныштырудан  ачып  җибәрде.

          Бәйрәмдә Г. Тукайның әкият геройлары да катнашты: "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарыкта" төп рольләрне башкардылар.

          Чарада шагыйрьнең кайбер әсәрләрен, балалар  сәхнәләштереп тә күрсәттеләр: "Туган авыл","Гали белән кәҗә", "Бала белән күбәләк", "Бишек җыры" һәм  "Кызыклы шәкерт".  Нәниләр үз чыгышларына бик җаваплы карадылар, барлык шигырьләрне  сәнгатле итеп сөйләделәр.

          Кызлар башкаруында "Балачагым" биюе, ә малайлар башкаруында "Егетләр" һәм "Солдатлар" биюләре чарабызны ямьләндерде. "Шүрәле" һәм "Туган тел" җырлары кичәбезне бизәде һәм тулыландырды. "Су анасы", "Үз парыңны тап" һәм "Түбәтәй" уеннары бәйрәмне җанландырып җибәрде. Балалар бик теләп катнаштылар.

          Нәниләрнең әбиләре һәм дәү әниләре  кичәдә активлык күрсәттеләр. Алар "Мәкальне дәвам ит!" дигән уенда  үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын  күрсәттеләр.        

          Бәйрәмне йомгаклау өлешендә балаларга һәм килгән кунакларга бакча мөдире Хөснетдинова  Нүрисә һәм 4 сыйныф укучыларының класс җитәкчесе Мөхәмәтшина Эльмира яхшы теләкләрен җиткерделәр. 4 сыйныф укучылары Г.Тукай әсәрләрен башкарып кичәне тулыландырып җибәрделәр.

          Шулай итеп, без балалар белән яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләп үттек. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай мәңге  күңелләрендә сакланыр.

          Мондый бәйрәмнәр балаларда Г. Тукайныӊ күпкырлы  иҗатына кызыксыну уята, ихтирам хисләре тәрбияли. Әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксынучанлыкларын ныгыта.

                                                  Тәрбияче: Җәләлетдинова Флера.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре