erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Тукайга сәяхәт

Бу турыда дәшми кала алмыйбыз. Без бик рәхмәтле.

Рәхмәтле укучыдан-Тукайга сәяхәт.

 

"Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

 
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;


Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,


Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем..."


     Бөек якташыбыз Габдулла Тукай туган җиргә чиксез мәхәббәтен әнә шулай тасвирлаган, һәм миллионнарның уртак фикерен чагылдырган. Чөнки туган җир- ата- ана кебек үк изге. Һәркем беренче сулыш алган, буй җитеп, дөнья көтә башлаган төбәген сөю, аның чын патриоты булуы белән хаклы горурлана. Ә чит җирдә сагыну катыш очрашу мизгелләрен эзләгәндә, горурланып кына калмый, ата-бабаларыбызның борынгыдан килгән күркәм гореф- гадәтләрен, матур эшләрен яңа эчтәлек белән баетып, яраткан кешеләренә рәхмәтен ирештерү юлларын эзләп яши.

      Менә шундый сагыну, рәхмәт хисләрен, Лилия Айхингер(Хөснетдинова), бу юлы өлкәннәр һәм укытучылар көне алдыннан, хөрмәтле укытучыларына, якын кешеләренә "Кырлай" шәһәр яны комплексында ял итүне, бүләк итеп ясады.
Билгеләнгән сәгаткә җыелып, зур иркен автобуска утырып сәфәргә чыккан көн, күңелләрдә озак сакланыр. Һәркемнең күңеле шат, кабат очрашу шатлыгыннан мәрхәмәтле авылдашыбызга рәхмәт хисләре әйтеп бетергесез. Оештыручы, Лилиянең якын кешесе, аның класс җитәкчесе Фирая Салих кызы сәяхәткә баручыларны тату бер гаилә кебек җыеп ял итү программасы белән таныштырды. Аның җитәкчелегендә беренче генә тапкыр юлга чыгу булмаганлыктан, һәркемнең күңеле тыныч, Лилия тарафыннан һәр мизгеле уйланылган ял булачагын һәркем чамалый.
  

       Кырлай безне Тукай шигырьләрендә әйтелгәнчә, матур табигате белән каршы алды. "Кырлай" кунакханәсендә уңайлы, җыйнак бүлмәләргә кереп урнаштык. Ресторанга көндезге ашка чакырдылар. Бераз ял иткәч, иң беренче эш итеп татарның олуг шагыйре Габдулла Тукайның балачагы, аның шәҗәрәсе, тормыш юлы, иҗаты белән кабат танышып хәтерне яңару нияте белән музейга юл тоттык. Арабызда бу истәлекләрне күп тапкырлар ишеткән кешеләр булса да, экскурсовод Гөлнур Шәрәфиеваны зур кызыксыну белән тыңладык. Тукай тормышының яңа тарихи вакыйгаларын, истәлекләрен белдек.
Музейның икенче катында оешкан "Җиңү хакына" исемле күргәзмә белән дә таныштык. Дүрт тарихи чорны: Бөек Ватан сугышын, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрне, шулай ук махсус хәрби операцияне колачлаган бу күргәзмәгә берәүдә битараф кала алмады. 

     Габдулла Тукай музей комплексы артындагы "шагыйрьләр аллеясе"ндә зәңгәр чыршыларга, Тукай геройлары сыннарына, көзге табигатькә гозурланып, төзекләндерелгән яр буе буйлап, Сәгъди абзый ихатасына килдек. Капка-койма,  келәт, аның эчендәге йорт кирәк-ярагы, кар базы, сиртмәле кое, лапас – һәммәсе нәни Апушның бу йортта яшәү рухын саклый кебек тоелды безгә. Күршедәге
Әхмәтхан бай йорты ул еллар тормышын күзалларга чын- чынлап мөмкинлек бирде. Шушы сәфәр истәлеге итеп Әхмәтхан бай йортына, Фирая Салих кызы үзләренең төп йорты Симетбаш авылы Хаҗи-Шәрәфәт Вагаповлар гаиләсендә сакланган борынгы төрекмән паласын бүләк итте. 

   Тукай йөргән сукмакларны күзаллап, Кырлай авыл урамы буйлап кунакханәгә кайттык. Безне кичке аш, күңелле рәхәт ял киче көтә иде. Мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровна кичке аш вакытында,  якынлашып килүче  бәйрәмнәр белән котлап, Лилиянең күчтәнәче тәмле тортны тәкъдим итте. Тортка "Спасибо за ваш труд!" AL дип Лилиянең укытучыларына рәхмәте, сәләме язылган иде.  

    Кунакханәнең ял паркында учакта төтен күтәрелде, тәмле шашлык исләре таралды, самавыр җырлады. Теләгән кеше сауна, чан га кереп җанына рәхәтлек, сихәт ала алды. Сагынышкан хезмәттәшләр, авылдашлар хәтирәләрне яңартып чын күңелдән аралашты бу кичтә.

     Иртән иртәнге аш швед өстәлендә тәкъдим ителде.  Ризыкларның төрлелеге, тәмлелеге сокландырды. Сәламәтлек турында да кайгырту өчен мөмкинлекләр бар икән кунакханәдә. Профилактик дәвалану алу өчен тоз бүлмәсендә булдык, андагы процедурадан организм тулысынча ял итте.
Рәхәт вакыт бик тиз уза, кайту минутлары бик тиз җитте кебек тоелды безгә. Шушы ялны бүләк итүчеләргә, оештыручыларга изге теләкләрне юллап кайту юлына чыктык.

    Чит җирләрдә үзенең Тукай якташы булуы белән горурланып

яшәүче, балачагында мәрхәмәтлелек сыйфатларын үзенә сеңдергән укытучыларын зурлаучы укучысы булу белән Шушмабаш урта мәктәбе чын- чынлап горурлана. Рәхмәт сиңа игелекле укучыбыз. Бу сәфәр һәркемнең күңелендә якты бер хатирә булып уелып калды.

 

            Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы.

Шекә авыл китапханәчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре