Ул гомер буе авыр һәм игелекле хезмәт башкарган
Бу язмам сугыш чоры баласы, гомер буе Яңа Кенәр хастаханәсендә акушерка булып эшләгән Рәисә Касыймова турында.
Әнисе Гарифә апа бер малай, бер кыз таба. Рәисә апа 1935 елның 18 апрелендә икенче бала булып, Биләр районы Көрнәле Әмзә авылында дөньяга килә. Әнисе балалар йортында үсә. Ятимлек, бик күп авырлыклар күреп, туган авылында укытучы булып эшли башлый. Көндезен балалар укыта. Кичке мәктәптә зурларны укыта. Рәисә апа өченче сыйныфны туган авылында тәмамлый. Әнисен укытучы итеп урман асты Шенталысына күчерәләр. 4нче сыйныфны шул авылда тәмамлый. 5нче сыйныфны күрше авылга Югары Майнага йөреп укый. 2 авыл арасын йөреп уку кыз балага бик җайлы булмый. Күп дәресләр калдырырга да туры килә.
Сугыш вакытында бөтен колхоз эшләрен хатын-кызлар, картлар, балалар башкара. Гарифә апага укыту белән бергә колхозның ашлык склады ачкычларын тапшыралар. Аның өстеннән өенә ашлык алып кайта дип шикаять язалар. Милицияләр килеп тентү үткәрәләр. Хуҗалыкның бөтен җирен карап чыгалар. Ләкин ашлык таба алмыйлар. Бер уч ашлык өчен төрмәгә утырткан чорлар бит.
Рәисә апаның матур, шатлыклы балачагы булмый. Башка балалар күргән ачлыкны, ялангачлыкны үз җилкәсендә татып үсә. Сугыштан соң да хәерчелек, ачлык, җитмәүчелек дәвам итә. Рәисә апа 7нче сыйныфны тәмамлагач, 15 яшьлек яшүсмер кыз бала бер ел колхозда эшли. Колхоз нужасын да таякка эшләп татып ала.
1953 елда Чистай медицина училищесына укырга керә. Училищены тәмамлап, 1956 елның 1 августында юллама белән Яңа Кенәр хастаханәсенә акушерка булып эшкә кайта. Ул вакытта Яңа Кенәр Кызыл Юл районының (хәзерге Арча) үзәге булган.
– Баш табиб Мансур Хөсәенов якты йөз белән, бик матур итеп каршы алды, – дип сөйли Рәисә апа. – Хастаханә тулай торагына урнаштырды. Өч яшь кыз һәм Юля апа белән яшәдек. Ул моргта эшләде. Тулай торакка үзебез утын кисеп, ярып һәм ягып яшәдек.
Район үзәге булса да, бала тудыру йорты иске агач бинада була. Уңай шартлар юк. Санитаркалар бинаны мичкә утын ягып җылыта. Коедан чиләк-көянтә белән су ташыйлар, бүлмәләр кышын салкын була.
– Бала тудыру йорты Кызыл Юл районының 40 авылына хезмәт күрсәтте. Мин эшләгән елларда, минем сменада бер ананың һәм бер баланың да үлү очрагы булмады, – дип сөйли Рәисә апа. – Арча хастаханәсенә дә авыру аналарны җибәрү очраклары булгалады. Арча акушер-табиблары Роза Хәмитовна, Рәисә Гыйләҗевна белән киңәшләшеп эшләдем. Баш табиблар белән дә килешеп, тату, матур итеп тырышып эшләдем.
Шекә авылыннан Яңа Кенәргә күчеп килгән Харис исемле егетнең яшь, чибәр, укыган кызга күзе төшә. Бер елга якын очрашып йөргәч, Рәисә 1956 елда Хариска кияүгә чыга. Хәрби комиссариатның 3 квартирлы агач йортында яши башлыйлар. 1960 елда кызлары Гөлнар туа. “Матур гына яшәп ятканда йөрәкләргә авыр яра салып, ирем Харис вакытсыз үлеп китте. Кызым Гөлнар да үзем кебек ятимлек күрде. Бик авыр вакытларым булды”, – ди Рәисә апа.
Рәисә апаның хәтере бик әйбәт. Беренче бала тудыруын да бүгенгедәй хәтерли. 1962 елда Яңа Кенәрдә яшәүче Рәхимә апа төпчек улын бик авырдан таба. Әхәт абый белән Рәхимә апа балага Илшат исеме кушалар. Рәхимә апа Рәисә апага очраган саен рәхмәтләр әйтә: “Син минем Илшат улымны исән тудырып алып калдың”, – дип. 1962 елда туган ул бала Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләүче Илшат Галимуллин. “Әле 1973 елда Кенәр авыл Советы рәисе Әгъзәмне дә тудырдым”, – дип өстәп куйды Рәисә апа.
Рәисә апа әнә шундый авыр да, игелекле дә хезмәт башкарган кеше. Бүген Рәисә апа шул 3 квартирлы өйгә ныклап, заманча ремонт ясатып, кызы Гөлнар белән яши. Аның хезмәт кенәгәсендә эш урыны бер генә, гомер буе Яңа Кенәр хастаханәсендә эшли. 1992 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәт ветераны бик күп Мактау грамоталарын, истәлекле фотоларын күрсәтте. Мәчеткә йөреп, дин сабаклары ала, биш вакыт намазда. Бүгенге көнгә бик шөкер итеп яши. “Йортым да шәһәр квартираларыннан ким түгел, барлык шартлар бар”, – ди. Күзлексез укый, яза. Өч төрле газета ала. “Арча хәбәрләре”н дә ала. Ансыз булмый, ди. Бик яратам кроссвордлар чишәргә, ди. Почта аша берничә кроссвордлар журналы алдыра.
Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдә хастаханәдән өенә килеп котлап, бүләкләр бирәләр. 3 октябрьдә Яңа Кенәр хастаханәсе ветераннарын Яңа Кенәр мәдәният йортына җыйдылар. Утыздан артык ветеран башта чәй өстәле артында үткән хатирәләрне искә төшереп, күңелле итеп сөйләшеп, сыйланып утырдылар. Аннан соң бик матур концерт карадылар.
Без Рәисә апага 80 яшьлек юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, тыныч тормыш телибез. Һәр туган көнгә куанып яшәргә язсын!
Габделбәр Сабиров,
Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев