erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Сезнең хатлар

Үзеңнән башларга!

“Казан арты“ тарих-этнография музеенда “Коррупциягә каршы бергәләп“ дигән чара үткәрелде.

Анда район Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова, Арча мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы рәисе Надир хәзрәт Гатауллин, район башлыгы ярдәмчесе Илназ Зәйнуллин катнашты.
Чара барышында ветераннар советы һәм  мәдәният хезмәткәрләре командалары үзләренең коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр.
Беренче биремдә командалар коррупцияне ничек аңлауларын күрсәтергә тиешләр иде. Экранда тәкъдим ителгән вакыйганы караганнан соң сүзнең коррупциянең нинди төре турында барганлыгын аңлаттылар, коррупциянең сәбәпләрен ачыкладылар. Аңа каршы көрәш юлларын эзләделәр.
Соңгы биремдә “Коррупциягә “юк!“ дип әйтәбез дигән темага рәсем ясарга кирәк иде. Ике команда да биремне бик яхшы үтәп чыктылар.
Чарага йомгак ясаганда хәзерге җәмгыятьтә мошенниклык, сатып алу, ришвәт алу күренешләренә каршы көрәш юллары турында сөйләштеләр. Барыннан да элек, үзеңнән башларга һәм башкалардан да  коррупция күренешләрен бетерүне таләп итәргә кирәк. Шул вакытта власть структураларының абруе үсәр, ышаныч артыр. Бергәләп көрәшкәндә генә коррупцияне җиңәргә мөмкин.

Ирина Синичкина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев