erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Алда әле яңа үрләр көтә: халык уен кораллары оркестрына 33 ел

Район Мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбе халык уен кораллары оркестрының (җитәкчесе Альмира Фәхретдинова) иҗат кичәсе узды

Концерт бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, Татарстанда “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы”, Россиядә “Россия халыклары бердәмлеге елы”на багышланды.

Арча балалар сәнгать мәктәбе үткәргән чараның һәрберсе затлылыгы, зәвыклылыгы белән аерылып тора. Бу юлы да шулай булды. Гадәттәгечә, сәхнәне балалар бизәде. Оркестрга кушылып “Күңелле балачак” вокаль ансамбле (җитәкчеләре Алена Ганиева, Резеда Зиннәтуллина), “Мирас” гармунчылар һәм курайчылар ансамбле (җитәкчеләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Булат Гайнуллин, Рәдис Харисов), аерым башкаручылар чыгыш ясады.

Ул көнне Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, рус, татар халык көйләре, керәшен татарлары җырлары һәм совет солдатының батырлыгын данлаган әсәрләр яңгырады. Аларны сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкарды.

 Быел Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альмира Фәхретдинова җитәкчелегендәге оркестр иҗат эшчәнлегенең биш еллыгын билгеләп үтә. Шуңа концерт котлауларсыз да үтмәде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, Арча балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова коллективка яңа иҗат уңышлары,  репетицияләрдә бетмәс-төкәнмәс энтузиазм, концертларда көчле алкышлар һәм яңа кызыклы репертуар теләде.

Чынлыкта, Арча балалар сәнгать мәктәбе халык уен кораллары оркестрының тарихы туксанынчы елларга барып тоташа. Ул вакытта кечкенә генә ансамбль бүген мәктәпнең генә түгел, районның горурлыгы. “Үрнәк халык уен кораллары оркестры” дигән мактаулы исемгә лаек булганчы күпме тир түгелгән, хезмәт куелган. Моны Альмира Леонидовна үзе генә беләдер.

– Сере бик гади – балаларны яратырга, эшеңә җаваплы карарга кирәк дип уйлыйм. Аннан оркестрга йөргән  балаларның барысы да музыкага гашыйк.  Әти-әниләре дә һәрвакытта кызыксынып тора, битараф түгелләр. Мәдәният идарәсе, мәктәп администрациясенең ярдәме дә зур роль уйный, диде Альмира Леонидовна коллективның шундый уңышка ирешүенең сере белән кызынсынгач. –  Ә беренче һәм төп ярдәмчем тормыш иптәшем Нәзир Фәхретдинов. Әсәрләрне сайлаганда иң беренче аңа мөрәҗәгать итәм, оркестр уйнаган барлык әсәрләрнең инструментовкасын ул яза. Җиңел эш түгел, чөнки уен кораллары күп, һәркайсына туры китереп язарга кирәк.   Һәм яраткан коллективымның ярдәмен тоеп эшлим.  Форсаттан файдаланып Эльвира Рәхмәтуллина, Валентина Вәлиуллина, Венера Асанова, Гөлнара Гәрәева, Алена Ганиеваларга, шулай ук Альбина Фатыхова  Гульнара Сабирова,   Резидә Зиннатуллина, Игорь Пономарев, Айсылу Мортазина, Артур Газинуровичка рәхмәтемне җиткерәм.

 

Оркестр 1993 елда оештырыла.  Беренче җитәкчесе – халык уен кораллары бүлеге укытучысы Гүзәл Мөхәммәдиева.  2003 елдан коллективны Заһидә Гайфуллина җитәкли. 2021 елда  Альмира Фәхретдинова үз кулына ала һәм яңа, моңа кадәр ирешелмәгән баскычка күтәрә.

Башлангыч чорда оркестр составында домбралар, бас домбралар, балалайкалар, баяннар, ксилофоннар һәм тавыш уен кораллары булса, тора-бара   башкаручылар саны да арта, уен кораллары составы да байый. Бүген оркестрның нигезен кече һәм альт домбралар, баяннар һәм гитаралар тәшкил итә. Ә ул яңарыш оркестрның яңгырашын камилләштерә.

Бүгенге көндә оркестрда музыка бүлегенең 25 укучысы шөгыльләнә. Репертуарда рус, татар, совет композиторлары әсәрләре, шулай ук халык җырларының эшкәртмәләре (музыка бүлеге укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзир Фәхретдинов хезмәте бу) урын алган.

Коллектив төрле дәрәҗәдәге бәйге-фестивальләрдә актив катнаша һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә.  Иң зур уңышка ул 2025 елда ирешә. Оркестрга “Үрнәк халык уен кораллары оркестры” дигән мактаулы исем бирелә. 

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбе оркестры чыгышлары район һәм республика күләмендәге чараларны бизи, ә бәйгеләрдәге уңышлары аның югары профессиональ дәрәҗәсен раслый.

Коллективка яңа үрләр, җиңүләр, ә үз хезмәтен яратып, бөтен белемен, көчен, тырышлыгын куеп башкарган җитәкчесе Альмира Фәхретдинова хезмәтендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев