Батырлык үрнәге: күппрофильле лицейда Россия Геройлары турында сөйләделәр
Арча районындагы Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда укучылар өчен махсус дәрес уздырылды. Очрашуда яшьләргә махсус хәрби операциядә катнашкан батырлар мисалында Ватанга хезмәт итү, кыюлык һәм кешелеклелек кебек кыйммәтләр турында сөйләделәр.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү бүген җәмгыятьнең мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Ватанга мәхәббәт сүзләрдә генә түгел, ә гамәлләрдә дә чагылыш таба. Нәкъ менә шушы фикер Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда узган мәгърифәт дәресенең төп темасына әверелде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
«Ватан сагында торучы геройлар» дип исемләнгән очрашу барышында укучыларга махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең батырлык үрнәкләре турында сөйләделәр. Лекция яшьләргә батырлыкның асылы нидә булуын аңлатуга юнәлтелде. Сөйләшүдә кыюлык, сабырлык, рух ныклыгы, авыр шартларда да кешелеклелекне саклап кала белү кебек сыйфатларның әһәмияте билгеләп үтелде.
Очрашу ахырында лицей укучыларына Россия Федерациясе Геройларының батырлыклары турында сөйләүче комикс-китаплар бүләк ителде. Җыентыкта төрле хәрби операцияләрдә күрсәткән батырлыклар турында тарихлар урын алган.
Әлеге китапта Россия Герое Артур Орловның батырлыгы турында да аерым бүлек бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев