erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Яшь йолдызлар сәхнәдә: „Арча йолдызлары — 2026“ гала‑концерты узды

Ел саен “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә

Бәйгенең төп максаты – районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне эзләү һәм аларның сәләтләрен үстерү.

Бәйге-фестивальнең быелгысы Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Сайлап алу турлары өч көн дәвамында Арча балалар сәнгать мәктәбендә барды. Чыгышлар “Вокал соло”, “Вокал ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләре буенча бәяләнде. 

“Арча йолдызлары” бәйгесенең җиңүчеләре һәм призерлары катнашында 18 март көнне Арча Мәдәният йортында Гала-концерт узды. Берсеннән-берсе якты 38 чыгыш, кабатланмас тавышлар, биюләр, нәфис сүз осталары – беркемне дә битараф калдырмады. Районыбызның иң талантлы укучылары бер сәхнәгә җыелып, өч сәгать дәвамында тамашачыга бәйрәм бүләк итте.

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашучыларга соклануын белдереп, мактау сүзләрен җиткерде.

- Бүгенге чыгышларны мин Казаннан, Мәскәүдән килгән артистларның концертларына алыштырмас идем. Безнең балаларның шундый сәләтле булуларына шатланып утырдым. Дәрестән соңгы вакытларын, ял көннәрен шушында чыгар өчен багышлаган балаларга сокланмый мөмкин түгел. Киләчәктә бөтенегез танылган артистлар да булмас, тик сезнең бүгенгегез матур. Афәрин, балалар. Шулай ук әлеге балаларны әзерләүче укытучылар һәм әти-әниләргә рәхмәтләремне җиткерәм. Бу бик зур хезмәт, – диде ул. 

“Арча йолдызлары – 2026” район бәйге-фестиваленең җиңүчеләре Дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләрләнделәр. Беренче урынга лаек булучы йолдызчыклар 24 мартта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Кукмара районында узачак зона этабында катнашачак һәм үз сәләтләрен республика дәрәҗәсендә сынаячак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев