1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак
Утлы, сулы тормыш өчен күбрәк түләргә әзер булыгыз. Киләсе атнадан коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак. 1 июльдән ил күләмендә тарифлар уртача 11,9 процентка күтәрелсә, республика халкы өчен ул 17,5 процент тәшкил итәчәк. Коммуналь түләү кәгазьләре кайчан артып киләчәк? Газ, ут һәм су өчен түләгәндә кемнәргә ташламалар тиеш?
Белми калдык димәгез: 2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка артачак. Бу урында «уртача» дигән төшенчәгә дә ачыклык кертик. Тарифларның арту күрсәткече аерым муниципаль берәмлекләр буенча аерыла. Бу теге яки бу урында коммуналь челтәрләрнең тузуы, энергетика чималлары эшләп чыгаруга бәйле чыгымнар арту кебек күрсәткечләргә бәйле, дип аңлата белгечләр. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә. Шул рәвешле 1 июльдән республикада яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен коммуналь хезмәтләргә бәяләр күп дигәндә 22,3 процентка кадәр артачак. Исемлеккә республиканың 21 шәһәре, шәһәр тибындагы 15 бистәсе һәм 7 авылы эләккән. Шул исәптән, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк.
Мисал өчен, башкалада 1 июльдән электр энергиясе – 19, салкын су – 17,5, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу – 17,5, җылылык – 22,3, чүп чыгару – 8,9, кайнар су 21,6 процентка үсәчәк.
Тарифлар артуга багышланган очрашуда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев бәяләр кыйммәтләнүгә китергән сәбәпләрне атаганда, шул исәптән, тармакта кадрлар кытлыгын ассызыклады.
– Бу яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел, билгеле. Аны 2022 елдан бирле төрлечә хәл итәргә тырышабыз. Хезмәт хакларын күтәрү бәрабәренә дә. Безнең алда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган, предприятиеләрдәге айлык акчаны райондагы уртача күрсәткечкә кадәр җиткерү бурычы тора. Әлегә моңа ирешә алмадык, – диде ул.
Тик кәефегезне төшерергә ашыкмагыз: июльдә «иске» тарифлар буенча исәп-хисап ясалган счет-фактура кәгазьләре киләчәк әле. Бәяләр 1 июльдән индексацияләнәчәк. Димәк, яңача исәпләнгән түләү кәгазьләре августта гына киләчәк.
Тарифлар күпмегә арта? Сылтама букнча тулырак укый аласыз: https://vatantat.ru/2025/06/173777/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев