erid:2VtzquqpS7d
1 июньдә Казанда «Балачак бәйрәме» була
Яңалыклар

1 июньдә Казанда «Балачак бәйрәме» була

Казанда 1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, «Туган авылым» комплексы территориясендә «Балачак бәйрәме» узачак.

Бәйрәм программасында уеннар, мастер-класслар, викториналар, барабанлы шоу, аквагрим, яшь йолдызлар һәм «Балачак» вокаль конкурсының финалистлары катнашында зур концерт каралган.

Чара 15.00 сәгатькә планлаштырылган. Бәйрәм кичке сәгать 7гә кадәр барачак. Керү түләүсез, дип хәбәр итә оештыручылар.

Татар-информ


Нет комментариев