erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 яшьлек яшүсмер идарә иткән машина суга төшкән: 2 мәктәп укучысы һәлак булган

Ленинград өлкәсендә биш яшүсмер Skoda автомобилендә елгага төшкән, ике балигъ булмаган бала һәлак булган.

Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча ГУЭМ матбугат хезмәтеннән билгеле булды. Башта полиция хезмәткәрләре хокук бозулар белән барган автомобильне күреп алган. Әмма машина йөртүче тукталырга дигән таләпне игътибарсыз калдырган, һәм ДПС хезмәткәрләре алар артыннан куа башлаган. Берникадәр вакыттан соң полиция хезмәткәрләре Рощинка елгасы янында туктаган. Анда алар 14 һәм 16 яшьлек судан чыккан ике яшүсмергә тап булганнар. Алар шушы Skoda машинасында утырган. 15 яшьлек машина йөртүчесе идарәне югалта һәм елгага төшә. Болардан тыш, автода әле 14-16 яшьлек балалар да булган. Елга төбендә коткаручылар ике яшүсмер гәүдәсен тапканнар. Өченчесен эзләү дәвам итә. Полиция хезмәткәрләре шулай ук балигъ булмаганнарның исерек булуын ачыклаган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев