erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

17 яшьлек кыз туган көнендә ГТО тапшырган вакытта үлгән

Әлеге фаҗига 26 декабрь көнне Воскресенскидагы «Дельфин» су спорты сараенда булган. Анда мәктәп укучылары ГТО нормалары тапшырган булган.

Кыз елмаеп суга кереп киткән дә кинәт кенә суда тончыгып, бата башлаган. Тренер шундук суга сикергән һәм тиз генә алып чыгып ясалма сулыш ясаткан. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, кызны хастаханәгә озатканнар. Тик кыз аңына килми генә бакыйлыкка күчкән. Аңа ул көнне 17 яшь тулган булган, дип яза mk.ru.
Кызны йөрәк өянәгеннән үлгән дигән фаразлар бар.
Әтисе аның 5 ел җиңел атлетика белән йөгыльләнүен, беркайчан да сәламәтлек белән проблемалары булмавын әйткән.

Ул көнне кызның әти-әнисе табын корып, якыннарын туган көнгә чакырган булганнар.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/17-yashlek-kyz-tugan-knend-gto-tapshyrgan-vakytta-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X