187нче лицей укучылары «Профессионаллар» чемпионатында җиңү яулады
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Быел «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча үткән бәйгедә 187нче лицейдан дүрт укучы һәм 175 нче гимназиядән бер катнашучы көч сынашты.
Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырыла. Аның максаты – сәләтле яшьләрне ачыклау, квалификацияле белгечләр әзерләү һәм илнең технологик мөстәкыйльлеген ныгыту. Ярыш барышында катнашучылар биремнәрне полиграфия өлкәсендәге чын җитештерү шартларына мөмкин кадәр якын мохиттә үтәде.
«Татмедиа» республика агентлыгы әлеге компетенциянең төп партнеры булып тора. Агентлык җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев сүзләренә караганда, оешма инде дүртенче ел рәттән «Полиграфия технологияләре» юнәлешен кураторлык итә. Ул шулай ук чемпионат хәрәкәтенә ярдәм итүнең дәүләт күләмендә мөһим бурыч булып калуын билгеләп үтте.
187нче лицей директоры Гөлнара Галиева югары күрсәткечләргә ирешүдә агентлык белән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең әһәмиятен ассызыклады. Аның әйтүенчә, киләсе елда чемпионат бишенче тапкыр үткәреләчәк. Моннан тыш, лицей «Татмедиа»ның йомгаклау коллегиясендә мәктәп укучыларын полиграфия технологияләре юнәлешендә әзерләү тәҗрибәсен тәкъдим итәргә ниятли.
2026 елда Татарстанда узган «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында барлыгы 352 компетенция тәкъдим ителде. 187нче лицей шуларның 21ендә катнашты. «Полиграфия технологияләре» буенча җиңүче киләсе этапта республика данын яклаячак, ярышлар Новосибирскида үтәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев