2020 елдан Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперативлары эшчәнлеге өч тапкырга артты
2020 елдан башлап Татарстан Республикасында эшләп килүче авыл хуҗалыгы кооперативлары саны бер ярым тапкырга артып, 215 берәмлеккә җитте. Әлеге кооперативларда 22 меңнән артык фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык катнаша. Күрсәтелгән хезмәтләр һәм эшкәртелгән продукция күләме 18,5 млрд сум тәшкил итеп, 2020 ел күрсәткечләреннән өч тапкырга артты.
Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды, видеоконференция аша барлык муниципаль районнар да катнашты.
Министр сүзләренчә, әлеге нәтиҗәләр системалы дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә ирешелгән. 2025 елда турыдан-туры финанс ярдәме буларак 504 млн сум бүленгән. Бу акчалар хисабына 12 кооператив яңа проектлар башлаган, икесе җитештерүен киңәйткән, 59 кооператив чыгымнарны каплау өчен субсидия алган, ә тагын икесе мини сөт парклары кысаларында биш сөтчелек фермасы төзегән.
Арча районының сәнәгать паркында өч кооператив эшкәртү линияләрен төзеп, эшчәнлек алып бара, дүртенчесе исә грант алып, 2025 елда цех төзелешен башлап җибәргән. Республика буенча барлыгы 105 сәнәгать паркы эшли, алар резидентларга инженер һәм транспорт инфраструктурасы, шулай ук ташламалар тәкъдим итә.
2025 елдан башлап кооперативлар өчен максималь грант күләме 15 млн сумга кадәр арттырылган. Моның өчен үз средстволары хисабына кимендә 10 процент софинанслау таләп ителә. 2023–2025 елларда 29 кооперативка гомуми суммасы 316 млн сум күләмендә грантлар бирелгән.
Проект куәтләренә 2026 елда чыкканнан соң, әлеге кооперативлар ел саен 12,8 мең тонна продукция җитештереп, 4,8 млрд сум күләмендә керем һәм 420 млн сум чиста табыш алыр дип көтелә.
Шул ук вакытта министр сөтнең сатып алу бәяләре кимүенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, моның сәбәбе – Татарстанда һәм ил күләмендә сөт продукциясе запаслары арту. Бүгенге көндә республика складларында 8,7 мең тоннадан артык продукция тупланган.
Тармакка ярдәм итү максатыннан, Татарстан бюджеты һәм федераль үзәк тарафыннан эшкәртү, сөт җитештерү, нәселле терлекчелек һәм техник яңарту юнәлешләренә миллиардлаган сум акча каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев