Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын 2025 елда үткәрү даталары расланды. БДИ тапшыруның төп чоры 21 майда башланачак
Төп дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры 22 апрельдә математикадан аттестациядән башланачак; 25 апрельдә - рус теленнән, 29 апрельдә - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме һәм химиядән, 6 майда биология, география, чит телләр, тарих һәм физикадан имтихан узачак.
Аттестациянең төп чоры кысаларында 21 һәм 22 майда чит телләр буенча; 26 майда - биология, информатика, җәмгыять белеме һәм химия буенча; 29 майда – география, тарих, физика һәм химия буенча; 3 июньдә - математикадан; 6 июньдә – география, информатика һәм җәмгыять белеменнән; 9 июньдә - рус теленнән; 16 июньдә-биология, информатика, әдәбият һәм физикадан имтиханнар узачак. Барлык уку предметлары буенча имтихан җирле вакыт белән 10.00 сәгатьтә башланачак.
Чыганак: Шәһри Казан
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев