6,5 мең татарстанлы «Кадрлар» проекты аша яңадан укырга кереште
Ел ахырына кадәр барлыгы 8,5 мең татарстанлы укыту программасына җәлеп ителер дип көтелә.
Татарстанда 2025 елда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 6,5 меңгә якын кеше белем алу мөмкинлегеннән файдаланды. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, аларның күбесен эш эзләүчеләр (4,6 мең кеше) һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр (1,2 мең кеше) тәшкил итә. Шулай ук бала карау ялында булганнар һәм эшсезләр дә яңа һөнәр үзләштерә.
Укыту хезмәт базарында кирәкле 360тан артык белгечлек юнәлеше буенча оештырылган. Программа кысаларында пилотсыз очу аппаратлары операторларын, эретеп ябыштыручыларны, слесарьларны, тегүчеләрне, программа белән идарә ителә торган станоклар операторларын һәм башка белгечләрне әзерләү алып барыла. Ел ахырына кадәр барлыгы 8,5 мең татарстанлы укыту программасына җәлеп ителер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев