8 мартта нинди һава торышы көтелә?
Бу атнада Татарстан башкаласында һава торышы аномаль җылы булачак. 8 март көнне көндезге сәгатьләрдә җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Бу җылы атна, температура фоны климат нормасыннан 4-5 градуска югары булачак. Хәзер һава торышы атлантик циклоннар һәм атмосфера фронтлары белән билгеләнә. 8 март көнне көндез Казанда һава нульгә кадәр җылына, җепшек кар явачак, көньяктан җил көтелә. Чәршәмбедән төнге сәгатьләрдә температура 5 градуска кадәр төшәчәк», – диде ул.
Россия Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, чәршәмбедән көндезге сәгатьләрдә температура Татарстан башкаласында плюс тамгасы белән көтелә, явым-төшем яңгыр рәвешендә, көннәр җепшек була.
«Атлантика активлашты, ул җылылык җибәрә. Әгәр Арктика „уянса» һәм Арктик һөҗүмнәр килеп чыкса, суытуы ихтимал», – дип өстәде Юрий Переведенцев.
Аның сүзләренчә, норма буенча хәзерге вакытта шәһәрдә тәүлеклек температура -6 яки -7 градус булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев