erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Абилимпикс»та Татарстан исеменнән 126 махсус операция ветераны чыгыш ясаячак

Чемпионат кысаларында катнашучылар төрле компетенцияләр буенча көч сынашачак.

Махсус хәрби операция ветераннары арасында узучы һөнәри осталык чемпионатында Татарстан командасын 126 катнашучы тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина матбугат конференциясендә белдерде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, быел Татарстаннан чемпионатның финал өлешендә 126 махсус операция ветераны катнашачак. Бу – республика өчен зур күрсәткеч, чөнки команда саны елдан-ел арта.

«Узган ел Татарстаннан финалга 16 кеше үткән иде. Алар бик яхшы чыгыш ясадылар һәм 11 медаль яулап кайттылар», — диде Удачина.

Чемпионат кысаларында катнашучылар төрле компетенцияләр буенча көч сынашачак. Төп юнәлешләр арасында – «Адаптив физкультура инструкторы», «Санитар-техник системалар слесаре», «Беренче ярдәм күрсәтү инструкторы», «Эшкуарлык», «Җыр башкару осталыгы (вокал)», «Маляр эше» һәм «Массажист».

Исегезгә төшерик, «Абилимпикс» беренче тапкыр 2025 елның 25-29 июлендә Казанда уздырылган иде. Шул вакытта Татарстаннан 79 катнашучы Мәскәүдә узган финалда катнашкан, ә республика финалистлар саны буенча иң күп төбәкләр бишлегенә кергән.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев