Аерылышканда ирем талак әйтмәде. Хәзер башка хатын белән яши. Безгә нишләргә?
Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга Рамил хәзрәт Юныс инстаграмдагы язылучылары өчен җаваплар бирде.
– Биш ел элек аерылыштык, әмма ирем талак әйтмәде. Аннары башка хатын белән яшәде. Ислам дине буенча аның тәртибе ничек?
– Дин буенча сез аерылышмаган. Талак сорагыз. Телефон аша әйтсен, яки смс белән җибәрсен.
– Югалган алканы табу өчен махсус дога бармы?
– Коръәннең “Әд-духан” сүрәсен укыгыз.
– Чуртан, җәен балыкларын ашарга ярыймы?
– Суда йөзгән барлык балык хәләл.
– Каш йолку рөхсәт ителәме?
– Юк.
– Госел алганда чәч юмыйча, юеш кул белән генә сыпырсаң буламы?
– Юарга кирәк.
– Татарларга үзләренең нумерологиясен белергә ярыймы?
– Нумерология динебезгә каршы килә. Күп вакыт дөрес туры килә дип әйтсәләр дә, адәм баласын Аллаһ шулай сыный.
– Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы?
– Күзне йомып укырга кушылмый. Игътибарны җәлеп итү өчен рөхсәт ителә.
– Ялгышлык белән унбиш минутка иртәрәк авыз ачтым. Миңа нишләргә?
– Казага калдырып тотасы...
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/aerylyshkanda-irem-talak-ytmde-khzer-bashka-khatyn-beln-yashi-bezg-nishlrg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев