erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәй эссесе кире кайта

Татарстанда антициклон йогынтысында явымсыз, уртача җылы һава урнашты.

Төньяктан үтеп кергән агым һавага тагын да ныграк җылыну мөмкинлеге бирми әле. Кичә республикада көндез һава температурасы +20…+23 градустан артмады. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +9…+13 градуска кадәр төште. Бүген  – 23 августта көндез һава температурасы +21…+26 градуска җитәчәк. Төнлә салкынча: +7…+12 градус. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк. Шимбә – 24 августта көндез +22…+27 градус. Көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар. Төнлә 8…+13 градус. Якшәмбе – 25 августта көндез һава температурасы +22…+27 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +8…+13 градус. Кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында республика антициклонның яңа дулкынына эләгәчәк. Явым-төшемсез, бик җылы һава урнашачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +25…+28 градус тәшкил итәчәк. Уртача температура нормадан 4-5 градуска артыграк булачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149603/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев