erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Фәйзрахманов кызларын сәхнәгә алып чыкты: «Халисәне сагынудан булган халәтем» (»Интертат» , Зилә Мөбәрәкшина)

Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның туган көне уңаеннан «Утырып уйлар уйладым...» дигән концерт тамашасы булды.

 

Айдар Фәйзрахманов кызларын сәхнәгә алып чыкты: «Халисәне сагынудан булган халәтем»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кичәнең зур кыйммәте – аларның моңны, телне, милләтне сакларга өндәвендә»

Эшенә, тамашачыларына тугры калган артист буларак, Айдар Фәйзрахманов туган көнен гөрләтеп сәхнәдә билгеләп үтте. Филармониянең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, иң тәэсирле һәм онытылмас җырлар, фольклор биюләре, халык шагыйрьләренең шигырьләре, үзгә атмосфера – тамашачыларны таң калдырды. Мондый кичәләрнең бик зур кыйммәте бар: алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди. Айдар Фәйзрахмановның һәр концерты искиткеч энергетикага, җыр-моңга күмелеп үтә. Бу фикергә бер генә кеше дә каршы килмәс.

30 гыйнвар көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Концертта Ильяс Камал җитәкчелегендәге, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры белән бергә популяр җырчылар, Татарстанның халык артистлары: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова; Татарстанның атказанган артистлары: Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова; Халыкара конкурслар лауреатлары: Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә  Азат КәримовларДинар Шәрәфетдинов һәм Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышлары булды. Алар башкаруында инструменталь әсәрләр һәм җырлар яңгырады. Айдар Фәйзрахмановның туган көн концертын «Интертат» хәбәрчесе дә тамаша кылып кайтты.

Айдар Фәйзрахманов: «Кызларым белән җыр башкару – Халисәне сагынудан чыккан халәтем»

Концерт башланырга 1,5 сәгать калып бара... Тамашачылар әле өйләрендә матур күлмәкләрен киеп, бизәнеп-ясанып яткан, ә кайберләре юлга чыккан арада, Айдар абый инде тирләп-пешеп концертына әзерләнеп йөри иде: Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән 3 сәгать репетиция ясаганнан соң, сәхнә артында очраттым үзен. «Кызлар, хәзер түгел, соңрак сөйләшербез. Репетицияне ерып чыктык, концертны ерып чыксак ярар иде», – дип, иҗади уйлары белән үзенә күрә әзерләнеп йөри иде ул. «Фикерне иң элек тамашачыдан сорагыз әле», – дип әйтүе дә бик урынлы булды Айдар абыйның. Чөнки артист өчен төп бәяне тамашачы бирә. Тамашачы мактый да, тәнкыйтьли дә, алкышлары белән күкләргә дә чөя ала бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай да, Айдар абый Фәйзрахманов белән, инде концерт тәмам булганнан соң, сөйләшү җаен таптык:

– Айдар абый, Сез инде быелдан башлап юбилей концертына әзерләнә башлыйсыз дип кабул иттем. Туган көн концертыгыз шәп булды. Ә юбилей концерты тагын да шәбрәк булачакмы?

– Туган көн концерты бик уңышлы узды, дип саныйм. Кечкенә генә хилафлыклары булгандыр. Әмма дә ләкин концертта җырчылар, музыкантлар барысы да тере тавышка башкарды.

Шушы 1 ел эчендә мин тагын да күбрәк тәҗрибә туплыйм, өлкәнәям, яңа уйларым, фикерләрем туа. Яшәлгән гомер – бер гомер, шуның өчен туган көн концерты алдагы концертларыма, юбилей концертыма берникадәр нигез булып тора. Юбилей концертына аның халәтен тудырырга тиеш булачакмын. Бу, әлбәттә, бик катлаулы. Әле юбилей концертына кадәр яшисе бар, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ул язган булса, юбилей концертына ныклап әзерләнермен һәм ул тамашачының күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/aidar-faizraxmanov-kyzlaryn-saxnaga-alyp-cykty-xalisane-sagynudan-cykkan-xalatem-5864022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре