erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Айдар Сәлимгәрәев Татарстан журналистларын котлады

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиаберләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.

"Бүген без үзебезнең һөнәри бәйрәмебезне – Россия матбугаты көнен билгеләп үтәбез! Бу көнне журналистиканың медиа тармакны формалаштыручы барлык кешеләрнең уртак эше генә түгел, ә иҗтимагый аңны ныгыту һәм буыннар элемтәсен саклау буенча мактаулы миссия дә булуын искә төшерү урынлы", - дип белдерде медиаменеджер.

Айдар Сәлимгәрәев искәрткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде, аның кысаларында 2036 елга кадәр дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясен гамәлгә ашыру башланачак, ул күпмилләтле ил халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүгә, милли мәдәниятләр һәм телләрнең күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән, төбәктә 2026 елны хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте, дип игътибар итте республика агентлыгы башлыгы.

"Кадерле коллегалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм, укучыларга, тамашачыларга һәм тыңлаучыларга рәхмәтле булуларын, шулай ук һөнәри бурычыгызны үтәүдә уңышлар телим", - дип йомгаклады Айдар Сәлимгәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев