Җырчы Айгөл Бариева Камал театрына билетлар сатып алганда мошенниклар корбаны булган
Җырчы театрның рәсми telegram-каналында бер кулланучының театрның яңа бинасында булачак спектакльгә билетлар тәкъдим итәм дигән игъланын күргән. Айгөл Бариева дүрт билет сатып алырга була һәм акча түләп ала. Әмма сатучыдан электрон билетлар алгач, ул аларның чын түгеллеген аңлый.
Исегезгә төшерәбез, театрның матбугат хезмәте бүген ялган билетлар сату очракларын хәбәр итә. Билетларны театрның рәсми сайтында яки кассада гына сатып алыгыз.
Чыганак: Шәһри Казан
Нет комментариев