erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча гел булып торсын өчен нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?

Җыелган акчаны нәрсәгә сарыф итәсен алдан уйлап куегыз.

Безнең халык үзен чикли, «җаны теләгән» әйберне алудан тыела белми. «Акчаны саклап тотарга кирәк» кагыйдәсе дә үтәлми диярлек. Шуңа күрә бөтенләй экономиягә күчкәнче, иң еш сарыф ителә торган чыгымнар өлкәсендә аерым-аерым экономияләргә тырышып карарга кирәк. Бу турыда экспертларга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Моның өчен оптимизацияләргә кирәк булган ике өлкәне аерып алыгыз. Мәсәлән, өйдән читтә ашап йөрү һәм күңел ачулар булсын ди. Кагыйдә буларак, бу өлкәләргә чыгымнар бик еш кабатлана. Аларны 25 процентка киметү өчен, сезгә аена бер тапкыр җомга көнне дусларыгыз белән утырып алудан баш тартырга кирәк. Яки даими клиентка ташламалар бирә торган клиент картасы алыгыз.

Экономиядән җыелган акчаны нәрсәгә сарыф итәсен алдан уйлап куегыз. Бу акчаны карточкада калдыра күрмәгез — юкса ул барыбер тотылып бетәчәк!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәсәлән, җыелган акчаның яртысын инвестиция итеп тотыгыз. Бу очракта акчаны «ашап» бетермисез, алар югалмый да, киләчәк өчен эшләп ятачак.

Ай саен валюта, акцияләр, башка финанс кораллары сатып алуны гадәткә кертегез, диелә хәбәрдә.

https://intertat.ru/news/questions_answers/26-11-2019/akcha-gel-bulyp-torsyn-chen-nindi-kagyyd-ne-ist-totarga-kir-k-5695939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X