erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Альберт Вәлиуллин: «Үземне хатынымнан өстен куйганым юк»

Альберт Вәлиуллин татар эстрадасы олимпында тиз арада үз тамашачысын тапты. Җырчы «Интертат»ка балачагы, яшүсмер чагы, гаиләсе турында сөйләде. (Интертат, Алинә Айдарова)

«Хатынымның хыялларын тормышка ашырырга тырышам»

- Күптән түгел Халыкара хатын-кызлар көне булып үтте, шуңа күрә әңгәмәбезне дә нәкъ алардан башлыйк. Кайбер ир-атлар, хатын-кызларга машина йөртү таныклыгын бирмәсеннәр иде, дип сукрана. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Әле Чаллыда яшәгәндә, безнең күршедә бер апа тора иде. Аның «ГАЗ-53» самосвалында йөрүе минем өчен шаккаткыч хәл иде. Әле җиңел машина булса бер хәл, ә монда – зур йөк машинасы. Никтер, «ГАЗ-53» техникасында бераз «тазарак» сүгенеп алу гадәте булган бер ир-ат йөрергә тиеш, дип уйлый идем.

Ә җиңел машина йөртүче хатын-кызларны алсак, минемчә, кайчакларда алар ир-егетләргә караганда төгәлрәк, иплерәк йөртә кебек. Булгалый инде сезнең арагызда да әрсезләнеп китүчеләр. Әмма тыныч кына, ашыкмыйча машина йөртүче гүзәл затлар юлларда барыбер күбрәк күренә. Игътибарлык һәм җаваплылык хатын-кызларда күбрәк, дип әйтәсем килә.

- Сезнең берәр хатын-кыз турында: «Чәйнек!» – дип әйткәнегез бармы?

- Бар инде, яшермим. Әмма уйларга кирәк: бәлки, ул әле өйрәнеп кенә киләдер. Сукранып, аңа нәрсәдер әйтүдән, аннан ары кычкырудан ни файда?! Барыбыз да кайчандыр өйрәнеп киткән бит инде. Беребез дә машина йөртә белеп тумаган.

 – Сез холкыгыз буенча тыныч кешегә охшагансыз. Әллә ялгышаммы?

- Һәрнәрсәгә психлану, артык игътибар итү яхшыга китермәс. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Инде хәзер менә 40 яшьнең дә теге ягына чыктым. Әкренләп бишенче дистәне ваклый башладык. Каршылыклырак хәл килеп чыкса да, иң элек, тыныч булып, аңлашып карарга кирәк.

- Гел тынычлык саклап та булмыйдыр бит… Сезнең гаиләгездә кем баш?

- Гаиләбездә кемнең баш булуы, кемнең түбәнрәк булуын билгеләүче кагыйдә юк. Чишәргә кирәк булган хәл килеп чыкса, уртага салып сөйләшәбез. Нинди генә хәл булмасын, бергә уйлашып, бер нәтиҗәгә, карарга киләбез. Үземне хатынымнан өстен куйганым юк. Аннан миңа ни файда?!

- Табак-савыт юа аласыз?

- Юам, бер оятын да күрмим. Аннан соң хәзер бит махсуслашкан техника да бар. Өйдә бары тик хатын-кыз гына табак-савыт юарга тиеш, дигән сүзләрне кабул итмим. Иң мөһиме – хатынымны яратам һәм хөрмәт итәм. Димәк, мин барлык өй белән бәйле булган эшләрне аның җилкәләренә генә өяргә тиеш түгелмен.

- Кайбер гаиләләрдән шулай да билгеле бер иерархия бар. Әйтик, кайберләрендә хатыннар ирләреннән өстен.

- Бар-бар андыйлар да. Кайбер ирләр хатыннарыннан башка бер карар да кабул итә алмый. Бу хәл дә дөрес түгел. Ир белән хатын гел бергә атларга һәм икесе дә бер баскычта басып торырга тиеш. Бергә булгач, мөмкинлекләр дә, көч тә икеләтә күбрәк була бит.

- Шулай да кайчакта хатын-кызга хыялый да, нечкә күңелле дә булу кирәк.

- Кайбер ирләр үзләренең хатын-кызларына хыялый булырга мөмкинлек бирми. Мин хатынымның хыялларын тормышка ашырырга тырышам.

- Хатын-кызның бөтен хыялларын да тормышка ашырып булмыйдыр. Матди яктан мөмкинлек буламы, юкмы...

- Хатын-кыз ярата икән, ул сине һәрвакыт аңлаячак. Әлбәттә, менә син теләдең дә, шул ук мизгелдә ул әйбер синеке була алмый. Эш мөмкинлектән тора. Әгәр дә ки хатынымның хыялын, теләген чынга ашырырлык мөмкинлегем булса, һичшиксез, аны сөендерергә тырышам. Мин бит бай гаиләдә үскән егет түгел, шуңа күрә акчаның да кадерен беләм. Әмма сөекле хатынымны бәхетле итү теләгем бар, шуңа күрә аңа акча кызганмыйм.

Чыганак (дәвамы): ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев