88 яшендә француз актеры Ален Делон якты дөньядан китте, дип хәбәр итә AFP.
Дөньяның иң чибәр артисты 2019 елда инсульт кичергән, соңгы елларда яман шешкә каршы көрәшкән. Ален Делон 1935 елның 8 ноябрендә Парижның Көньяк бистәсендә туа. Аның балачагы зур булмаган Бур-ла-Рен шәһәрчегендә уза.
1957 елда актер катнашлыгында «Когда вмешивается женщина» исемле беренче фильм чыга. 1960 елда «На ярком солнце» фильмыннан соң ул популярга әйләнә. Аннары «Рокко и его братья» һәм «Леопард» булды. Соңгысы Делонга «Алтын глобус»ка номинация китерде. Актерның ике хатыннан өч баласы- ике улы һәм кызы калган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев