erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәлил рухы онытылмый

24 октябрь көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Җәлил укулары“ халыкара конкурсының район сайлап алу туры узды.

Катнашучылар танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча көч сынашты. Катнашучылар чыгышлары белән сәнгатьле итеп уку осталыгын күрсәтте. Балалар 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Конкурста Җәлилнең иҗаты төрле номинацияләрдә бәяләнде һәм катнашучылар да өч төрле яшь бүленеше (3-6, 7-10, 11-15 яшьлекләр, 16 яшь һәм өлкәнрәк) буенча көч сынашты. Аларның чыгышын музей, китапханә, әдәбият хезмәткәрләре бәяләде.

“Җәлил рус телендә” номинациясендәге чыгышлар арасында җанга үтеп керә торганнары булды. Укучыларын шулай тәэсирле итеп чыгыш ясарга Арча сәнгать мәктәбенең Лесхоз мәктәбендәге филиалы укытучысы Зөлфия Кочурова өйрәткән. Инде шактый еллар әлеге мәктәптә бию, декоратив гамәли сәнгать түгәрәкләренә йөрүче балалар белән республика бәйгеләрендә җиңү яулап килүче педагог Зөлфия ханымның үзе белән сөйләштек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Быел өченче ел мәктәптә театр студиясен дә җитәклим. Студиягә йөрүче балалар белән узган уку елында республика бәйгесендә, Бөтенроссия театр фестивалендә, Татарстанда Пушкин галереясын ачуда катнаштык, безнең турыда хәтта ролик та төшерделәр. Студиягә йөрүче 70кә якын бала 4 коллектив булып берләшеп шөгыльләнәбез. “Җәлил укулары”на әзерлеккә килгәндә, шигырьләрне бер көндә өйрәндек дисәк тә ялгыш булмас. Мин үзем хисле кеше һәм балаларга да шул хисләрне бирергә, өйрәтергә тырышам. Җәлилнең шигырьләрен үтемле, сәнгатьле итеп өйрәтер өчен аларга сугыш турында аңлату да җитте. Балаларга сугыш турында шигырьләр укырга бирергә яратмасам да, программа буенча аңлатырга туры килә. Шуңа күрә ул теманы образлы итеп аңлатырга тырышам. Балаларның үземне ишетүләрен белеп шатланам. Конкурска әзерләнгәндә укучыларыма Җәлил шигырьләрен укыганда, кызлар күз яшьләре белән елый башлады. Чыгышларга киемнәр да сайладык. Балалар белән бик яратып эшлим. Без алар белән иртәдән кичке сәгать 8ләргә кадәр шөгыльләнәбез.  Декоратив гамәли сәнгать студиясенә йөрүче балалар белән теккән костюмнарны театр студиясендәге балалар киеп сәхнәгә чыга.   

Алдынгы урын алучы-ларның видеоязмалары халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә җибәреләчәк. Ике ел элек узган Муса Җәлил иҗатын төрле телләрдә яңгыраткан һәм җиңү яулаган Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килгән җиңүчеләр арасында районыбызның Апаз мәктәбе укучылары да бар иде. Алар 1 һәм 2нче урыннарны яулады. Быел да яшь райондашларыбызны уңышлар читләтеп үтмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев