erid:2VtzquqpS7d
Әлки районы хатын-кызлары махсус операциядә катнашучы якташларына өй токмачы әзерләде
Яңалыклар

Әлки районы хатын-кызлары махсус операциядә катнашучы якташларына өй токмачы әзерләде

Әлки районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли.

Бибай Чаллы авылының уңган хатыннары махсус операциядә катнашучы якташларына өй токмачы әзерләде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәзбәр ителә.

«Токмач кисеп, туган йорт җылысын егетләребезгә озату идеясе дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Ир-егетләр безнең ярдәмне, хәстәрлекне, күңел җылыбызны тоярга тиеш», – ди аш-су осталары.

Бибай Чаллы авылы клубы хезмәткәрләре һәм лаеклы ялда булган апалар бу эшне бик тиз башкарып чыкты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/alki-raiony-xatyn-kyzlary-maxsus-operaciyada-katnasucy-yaktaslaryna-oi-tokmacy-azerlade-5867158


Нет комментариев