erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алла сакласын! Бер малай үзенең күзенә травматик пистолеттан аткан

Зәйдә бер малай үзенең күзенә абыйсы уйнарга биргән травматик пистолеттан аткан. Баланы Уфа фәнни-тикшеренү институты хастаханәсенә озатканнар. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә.

Канал мәгълүматы буенча, малайның гаиләсе Башкортстаннан Зәйдә яшәүче туганнарына кунакка килгән. Биредә алар шашлык пешергәннәр, спиртлы эчемлекләр кулланганнар. Ниндидер мизгелдә ир-атлар травматик пистолеттан банкаларга атып уйнарга уйлаган. Алты яшьлек бала да аларга ияргән.
Абыйсы пистолетны карап чыга, корылмаган дип уйлап, аны туганнан туган энесенә биргән. Малай һавага атарга теләгән, ләкин пуля ялгыш кына аның күзенә килеп эләккән. Әлеге хәл булган урынга ашыгыч ярдәм һәм полиция килгән.

Малайны Уфа фәнни-тикшеренү институтына озатканнар. Табиблар малайның бер күзен коткарып кала алмаган, хәзер инде икенче операция планлаштырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/alla-saklasyn-zyd-ber-malay-zene-kzen-travmatik-pistolettan-atkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев