Алсу ни өчен аерылышырга гариза биргән?
Кайбер нечкәлекләре билгеле.
Күптән түгел артистка, әгәр дә аның халык өчен яңалыклары булса, алар турында аның үзеннән генә төгәл белергә мөмкин булачак, дип белдерде. Дөрес, әлегә Алсу дәшми. Шул ук вакытта аның блогындагы соңгы язма болай яңгырый: "Кешеләрдән азны көт. Үзеңнән күпне көт”. Кайберәүләр бу сүзләр аерылышу белән бәйле дип уйладылар, чөнки алар аерылышу турында гариза биргән көнне бастырылды.
«КП» язганча, 40 яшьлек җырчы һәм 46 яшьлек эшкуар инде бер ел бергә яшәми. Ләкин Ян еш кына балалары белән вакыт үткәрә.
Аерылышуның сәбәбе Абрамовның хыянәте булырга мөмкин, диләр. Җырчы озак вакыт аерылышу турындагы хәбәрне игълан итмәгән, чөнки олы кызының укуын тәмамлавын көткән. Шулай булды да — гариза җәмәгать судьялары сайтында Сафина мәктәпне тәмамлаган көнне теркәлде. Хәзер кыз медицина вузына керергә әзерләнә - ул генетика белән кызыксына.
Алсуның якыннары аның аерылышу планы турында күптән беләләр, шуңа күрә алар өчен бу яңалык шаккатыргыч түгел.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җырчы тамашачыларны аның гаиләсендә барысы да яхшы дип ышандыра. Төрле интервьюларда ул ире аны бүләкләр һәм чәчәкләр белән сөендерә дип уртаклаша. Февраль аенда Алсу Янның аны гашыйклар көнендә ничек гаҗәпләндерүен сөйләде: «Ирем миңа сирень чәчәге бүләк итте. Февральдә аны кайдан алуын белмим. Ә мин аңа үз мәхәббәтемне бүләк иттем”.
Менә шулай, дуслар. Ә хәзер кем тели — елмая, кем тели — борчыла. Кем тели — комментарийлар яза.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-05-29/alsu-ni-chen-aerylyshyrga-gariza-birg-n-3790269
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев