Ана капиталын нәрсәгә тотарга мөмкин?
2025 елның 1 февраленнән ана капиталы күләме 7,3 процентка процентка индексацияләнәчәк
Яңа размер күләме:
- беренче балага - 677 мең сум;
- икенче балага - 894 мең сум яки 217 мең сум (әгәр гаилә беренче балага түләү алган булса).
Ана капиталын нәрсәгә тотарга мөмкин?
Акчаны балаларга белем бирү өчен кулланып була. Балалар бакчасы, мәктәп яки югары уку йорты, студентлар тулай торагында яшәү - болар барысы да шактый финанс кертемнәре таләп итә.
Гарип балалар өчен товарлар алу һәм хезмәтләр өчен түләү. Тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтында бар.
Шулай ук акчаларны торак шартларын яхшырту өчен кулланырга мөмкин, шул исәптән фатир сатып алганда да. Мондый торакны ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә икәнен ачыклыйбыз. Россия законнары ана капиталына сатып алынган фатирны рәсмиләштерү кагыйдәләрен җайга сала һәм аның кемгә ия булачагын билгели. Дәүләт балаларның хокукларын яклый, шуңа күрә аларга, һичшиксез, өлеш бүленеп бирелергә тиеш.
Әгәр ата-аналарның икесе дә килешүдә катнашса, алар торакның уртак милекчеләренә әверелә. Ана капиталының төп алучының кем булуының әһәмияте юк.
Ир белән хатын гаилә килешүе аша фатирдагы өлешләрен мөстәкыйль билгели ала. Моның өчен нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хезмәт күрсәтү төбәккә бәйле рәвештә 5 000-10 000 сумга төшәчәк.
Закон нигезендә, әгәр ана капиталын фатир сатып алуга куллансаң, өлеш автомат рәвештә балаларныкы булачак. Шул ук вакытта башка милекче кем булачагында әһәмият юк.
Капитал кулланганнан соң гаиләдә туган балалар шулай ук ана капиталы ярдәмендә сатып алынган күчемсез милек өлешенә дәгъва итә ала. Фатирны саткан яки милекне бүлгән очракта аларның өлешләре исәпкә алынырга тиеш.
Фатирны ана капиталына рәсмиләштерү
Үзеңә туры килә торган торакны сайлагач, гаилә Россиянең социаль фондына ана капиталын куллануга гариза бирә. Гариза хупланганнан һәм фатир сатып алуга акча күчерелгәннән соң, сатып алучы сатучы белән сату-алу килешүен төзергә мөмкин.
Фатирны сатып алганнан соң, Росреестрга документлар тапшырырга кирәк. Шулай ук пошлина түләргә кирәк булачак. Аның күләме 2025 елның 1 гыйнварыннан теләсә кайсы очракта 4000 сум тәшкил итә.
Дәвамын "Шәһри Казан"нан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев