Казан университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “ШК”га хәбәр иткәнчә, көнбатыш циклонга алмашка Арктиканың аз болытлы антициклоны килә.
Төньяк һава агымы белән салкын һава керәчәк.
– Һава температурасы климатик нормадан 16 градуска түбәнрәк булачак. Декабрь башында уртача тәүлек нормасы -8 градусны тәшкил итсә, бу атнада ул -24-28 градуска чаклы төшәчәк. Төнлә тагын да салкынрак була. Иң салкын көннәр атна ахырында булыр дип фаразлана. Әлеге салкын һава торышы кимендә икенче атна башына кадәр тоткарланачак, – диде ул.
Көннәр суыткач, явым-төшем көтелми. Ә бу берничә атнада инде кар җитәрлек яуды. Декабрь башына кар катламының биеклеге норма буенча уртача 11-12 сантиметр булырга тиеш, ә бүгенгә ул 19 сантиметрга җиткән. Декабрьнең берничә көнендә кар айлык норманың өчтән бер өлеше кадәр
2002 елда да аномаль салкыннар күзәтелгән. Ул елны 10 декабрьдә -24,8 градус булган. Ай ахырында хәтта -32гә җиткән. 1973 елда 11 декабрендә -25,2 градуска кадәр төшкән. 1978 елның 31 декабре исә тарихта иң суык көн булган, термометр баганасы -44 градусны күрсәткән.
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/anomal-salkynnarnyn-kaicanga-kadar-saklanacagy-bilgele
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев