erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-бабайларның истәлеген мәңгеләштерим дисәң, "Җиңү йөзләре" проектына кушыл

Илебездәге Җиңү музеенда “халык экспозициясе” төзелде. Анда ата-бабаларның сурәтен табып, балаларыңа һәм оныкларыңа күрсәтергә мөмкин. 


Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү йөзләре” проекты Бөек Ватан сугышы Үзәк музее базасында уза. 
Проект Җиңүгә үз өлешен керткән һәркем турындагы истәлекне саклауга багышланган. Оештыручылар фикеренчә, һәр гаиләдә фронтта булган яки тылда хезмәт куйган якыннары, туганнарының истәлеге саклана. Аларның йөзе һәм исемнәре бүгенге һәм киләчәк буын өчен кадерле ядкәрь булырга тиеш. 
“Җиңү йөзләре” музеннда 150 млн.нан артык фото һәм язма документлар тупланган инде. Ә мәгълүмат җыю дәвам итә. Төрле илләрдә яшәүчеләр депозитарийга үз якыннары турындагы мәгълүматны кертеп, батырлыкларын мәңгеләштерә ала. 
Проектка кушылып, гаилә архивындагы материалларны музейга тапшырырга теләүчеләр моны historydepositarium.ru сайты, аның мобиль кушымтасы аша башкара ала яки хат итеп түбәндәге адрес буенча юлларга мөмкин: 121170, Москва, Братьев Фонченко, дом 10. Музей Победы.
Проектка кушылу, материаллар юллау турында төгәлрәк https://historydepositarium.ru/about/ сылтамасы буенча кереп белешергә мөмкин. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак; Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X