Атна ахырына Татарстанда -28 градуска кадәр суытачак
Татарстанда якын көннәрдә һава торышы сизелерлек суытачак.
Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, атнаның беренче яртысында бераз кар явачак, әмма соңрак явым-төшем тукталачак һәм атмосфера басымы кискен күтәрелә башлаячак. Әлеге үзгәрешләр салкын һава агымнарының көчәюенә китерәчәк.
Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә республикада һава температурасы -8…-13 градус чикләрендә сакланыр дип көтелә. Чәршәмбедән башлап исә салкыннар акрынлап көчәячәк, ә явым-төшем күләме аз булачак.
Атна ахырына температура тагын да түбәнәеп, көндезге сәгатьләрдә -20 градуска якынлашачак. Төнлә исә кайбер районнарда һава -25…-28 градуска кадәр суытуы ихтимал, дип кисәтте белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев