erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Һава торышы 3 градуска кадәр җылыта

Киләсе атна башында буран, көчле җил көтелә.

Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе төнлә буран, көндез бераз кар көтелә. Төнлә -2... -7 градус, көндез -4...  1 градус көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

22 февральдә төнлә кар явачак, көндез юеш кар, урыны белән буран көтелә. Төнлә -3... -8, көндез - -3...  2 градус. Юлларда бозлавык.

23 февральдә юеш кар, буран, көчле җил көтелә. Төнлә 0... -5, көндез - 2...  3 градус җылы. Юлларда бозлавык.


Нет комментариев