erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Балалар һәм олыларга юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшерелгән

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе балалар һәм олыларга юллардагы куркыныч хакында искәртү өчен видеоролик төшергән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, быелның 10 аенда 389 авария булган, аларда 16 бала һәлак булган, 403е төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда вазгыять сизелерлек начарайды. Юл-транспорт һәлакәтләре - 25 фактка, җәрәхәтләнүчеләр саны 18 балага артты. Балалар үлеменә бәйле очраклар да 1,5 тапкыр (узган ел белән чагыштырганда 5 балага артыграк) күбәйде», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Һәлак булган 11 бала – пассажир, 5се җәяүле булган. Юл һәлакәтләренең 78 проценты машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев