Бер атна эчендә Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 13% ка арткан
Гыйнварның соңгы атнасында Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 13% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
"Бүгенге көндә вәзгыять тотрыклы, идарә ителә торган һәм гомумән имин. Узган атнада ОРВИ һәм гриппның 12 759 очрагы теркәлгән. Бу узган атнадан югарырак, әмма аз түгел-13% ка", - дип билгеләде спикер.
Авыру эпидемик бусагадан 38% ка түбәнрәк. ОРВИ очракларының артуы 14 яшькә кадәрге балалар арасында теркәлгән.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев