Бер ир кибеттә хатынын атып үтергән
Элек бергә яшәгән хатынын үтергән ирне эзлиләр.
Фаҗига 20 апрель көнне Ижевски шәһәрендәге бер кибеттә булган. Тикшерүчеләр фаразы буенча, 42 яшьлек ир пистолет белән кибеткә килеп кергән дә 37 яшьлек сатучыны аткан, ул аның элек бергә яшәгән хатыны булган. Кибеттә сатып алучылар булуы да җинаятьчене туктатып кала алмаган. Ир аннары кибеттән чыгып йөгергән һәм машинасына утырып китеп барган.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү һәм ирне эзләү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев