Соңгы тәүлектә Татарстан башкаласы урамнарыннан 9,8 мең тонна кар чыгарылган-үткән көнгә караганда 700 тоннага күбрәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. -
Төнлә юлларны чистартуда 687 берәмлек махсус техника һәм 513 юл эшчесе катнашты. Көндез кар җыю эшләренә 378 машина һәм 492 юл эшчесе чыгачак, дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Казанда кичәге көннән бирле көчле буран дәвам итә, бу юлларны һәм урамнарны җыештыруны катлауландыра. Кар җыю эшләре көндез дә, төнлә дә алып барылачак, чөнки «техника казыганнан соң да юллар югала».
Проблемалы участоклар турында 236-4-123 (әгәр бу ишегалды булса) һәм 222-7-222 (әгәр бу гомумшәһәр территориясе булса) телефоннары, шулай ук @kznhelpbot Telegram-боты аша хәбәр итәргә мөмкин.
Татарстанда юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы расланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын буран һәм кар көртләре аркасында үзләрен сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга өндәде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев