Бердәм сайлау көнендә унбер 16нчы Айфон смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле уйнатылачак
14 сентябрьдә сайлауга бар һәм бүләк от!
Бердәм сайлау көнендә сайлауда катнашучылар арасында унбер 16нчы Айфон смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле уйнатылачак.
Әлеге зур фотобәйгедә* Татарстанда яшәүче һәр гаилә катнаша ала.
Бәйгедә катнашу өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
1. Үзегезнең сайлау участогына барып тавыш бирергә.
2. Тавыш биргәннән соң, махсус беләзек алырга.
3. Сайлау участогы фонында гаилә белән фотога төшәргә. Фотода сайлау участогына керү урыны (язу, баннер, плакат) күренергә һәм бер гаилә әгъзасында булса да беләзек булырга тиеш.
4. Фотоны “ВКонтакте” социаль челтәрендәге шәхси битегезгә 14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр #всейсемьейнавыборы һәм #Татарстаналга хештеглары белән урнаштырырга (катнашучының социаль челтәрдәге бите фотобәйге уздыру вакытына ачык булырга һәм катнашучыга 18 яшь тулган булырга тиеш).
Бүләкләр уйнатуның турыдан-туры трансляциясе 2025 елның 14 сентябрендә “Яңа гасыр” телеканалында һәм “Татарстан Алга” ВКонтакте төркемендә узачак.
Барлык мәҗбүри шартлар белән ВКонтактеда “Татарстан Алга” төркемендә, “Правила фотоконкурса 14 сентября 2025” бүлегендә танышырга мөмкин.
*Фотобәйге лотерея һәм реклама түгел, анда катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев