erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән аналарга пенсия артачак

«Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза тапшырасы

Татарстанда күпбалалы аналарга пенсияне яңадан исәпләү мөмкинлеге ачылды

2026 елга кадәр Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән аналарның пенсиясен арттыру мөмкинлеге бар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Балага 1,5 яшь тулганчы карау чоры иминият пенсиясен формалаштыруда исәпкә алына. Әлеге вакыт иминият стажына кертелә һәм пенсия баллары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы кирәк.

Элегрәк гамәлдә булган кагыйдәләр буенча, бала карау яллары дүрт балага кадәр генә пенсия исәпләгәндә исәпкә алына иде. Шуңа хатын-кызга алты елдан артык иминият стажы җыю мөмкинлеге булмаган. Бишенче һәм аннан соңгы балалар өчен декрет яллары стажга да, пенсия балларына да кертелмәгән.

2024 елдан әлеге чикләү гамәлдән чыгарылды. Хәзер балага 1,5 яшькә кадәр карау буенча барлык чорлар иминият стажында исәпкә алыначак. Бу норма кире көчкә ия, шуңа күрә элек пенсия билгеләнгән күпбалалы аналар да яңадан исәпләүгә гариза бирә ала.

Пенсия күләмен арттыру өчен гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яки Социаль фондның территориаль бүлекчәсендә шәхсән тапшырырга мөмкин.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев