erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Биш кеше дустын җирләп кайтканда, үзләре дә юл фаҗигасенә очрап, һәлак булган

Биш егет-кыз авариядә үлгән дустын җирләп кайтканда, үзләре дә юл фаҗигасенә очрап, һәлак булган

Барысы да – 21 яшькә кадәрге яшь-җилкенчәк. Бу коточкыч хәл Красноярск краенда килеп чыккан. Җиңел машина рулендәге бер егет “Ашыгыч ярдәм” автомобиленә бәрелеп һәлак булган. Биш дусты аны җирләргә барган. Болары да җирләүдән кайтып килгәндә бик каты авариягә эләккән. Кызганычка, биш кешенең берсе дә исән калмаган, дип яза “Readooka”. Шул рәвешле 18-21 яшьлек өч кыз, 16 яшьлек үсмер һәм 19 яшьлек йөртүче егет, йөк машинасы белән бәрелешү аркасында, җан тәслим кылган. Фура шоферы җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148776/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев