erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Бокс буенча Татарстан җыелма командасы Идел буе федераль округында иң яхшы команда булды

Рингка илебезнең 14 төбәгеннән 200 дән артык спортчы чыкты

Бокс буенча Татарстан җыелма командасы Ижауда узган 13-14 яшьлек егетләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге йомгаклары буенча беренче гомумкоманда урынын алды. Рингка илебезнең 14 төбәгеннән 200 дән артык спортчы чыкты.

Гаврюшин Егор, Минапов Кәрим һәм Шиков Денис үз категорияләрендә иң яхшылар булдылар.

Турнирның көмеш медален Талипов Риваль (40 кг), Хәйретдинов Сәид (44 кг), Йосыпов Әлфар (60 кг)яулады.

Мактау пьедесталының өченче баскычына түбәндәгеләр күтәрелде: Гыйльфанов Артемий (42 кг), Бажанов Артем (46 кг), Гришин Михаил (66 кг).

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/sbornaya-tatarstana-po-boksu-stala-lucsei-komandoi-v-pfo-6019822

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев