15 мартка каршы төндә һәм иртән Татарстан территориясендә томан көтелә, юлларда бозлавык саклана. Синоптиклар алдагы тәүлектә явым-төшемсез, әмма үзгәреп торучы болытлы һава торышы фаразлый.
Татарстанда якындагы тәүлектә һава торышы тотрыксыз булса да, явым-төшем көтелми. Республика синоптиклары мәгълүматларына караганда, аязучан болытлы һава күзәтеләчәк. Бө хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы −3…−8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә һава бераз җылынып, +3…+8 градус тирәсендә булачак дип фаразлана. Мондый температура үзгәреше нәтиҗәсендә юлларда һәм тротуарларда көчле бозлавык саклануы ихтимал.
Метеорологлар шулай ук 15 мартка каршы төндә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүен дә искәртә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев