Брифингта Бөек Җиңүгә әзерлек турында сөйләштеләр
ТРның Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек турында сөйләшенде.
ТРның Премьер-министры Ләйлә Фазлыева, форсаттан файдаланып, Татарстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны Бөек Җиңү белән котлады. Бу көн һәр йортка, гаиләгә кагыла, диде ул. Елурынбасары башыннан Бөек Җиңүгә багышланган истәлекле чаралар, конкурслар үткәрелүе турында әйтеп үтте.
Татарстанда бүген 65 мең 214 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашып һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл ветераннары һәм сугыш инвалиды яши дип, хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта.
2016 ел 2026 ел белән чагыштырылды. 10 ел эчендә тыл ветераннары 10 тапкырга кимегән. Сугыш ветераннары 1765тән 51гә калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев